• Татар теле - "Терелтелгән Гайсә пәйда була".mp4

  • Dec 12 2023
  • Length: 2 mins
  • Podcast

Татар теле - "Терелтелгән Гайсә пәйда була".mp4

  • Summary

  • Татарский язык - "Явление воскресшего Иисуса".mp4 / Tatar Language - "Resurrected Jesus Appears" .mp4 // I КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ ХАТ 15 - Гайсә Мәсихнең үледән терелүе1Имандашлар, үзем сөйләгән Яхшы хәбәрне исегезгә төшереп китәм. Сез аны кабул иттегез һәм анда нык торасыз. 2Мин игълан иткән Яхшы хәбәр сүзләрен тотсагыз котылырсыз. Югыйсә, юкка гына иман китергән булып чыгасыз. 3Мин сезгә үзем кабул иткән иң мөһим нәрсәне тапшырдым: Изге язмада язылганча, Мәсих гөнаһларыбыз өчен үлде, 4күмелде һәм, Изге язмада әйтелгәнчә, өченче көнне үледән терелтелде. 5Элек Кифаска, аннан соң унике шәкерткә, 6шуннан бер үк вакытта биш йөздән артык имандашка күренде. Аларның күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре үлде инде. 7Шуннан соң Ул Ягъкубка, аннан барлык рәсүлләргә күренде. 8Ә инде иң соңыннан, җитлекми туган баладай булуыма карамастан, миңа да күренде. 9Мин бит – рәсүлләрнең иң кечесемен һәм рәсүл дип аталырга лаек та түгелмен, чөнки мин Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләдем. 10Әмма хәзер кем булсам, Аллаһы мәрхәмәте белән мин шул булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт юкка булмады: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, минем белән булган Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте. 11Әмма кем игълан итүе мөһим түгел – минме яки алармы. Иң мөһиме шул: без шуны игълан итәбез, һәм сез аңа ышандыгыз.
    Show More Show Less
activate_Holiday_promo_in_buybox_DT_T2
activate_samplebutton_t1

What listeners say about Татар теле - "Терелтелгән Гайсә пәйда була".mp4

Average customer ratings

Reviews - Please select the tabs below to change the source of reviews.